Ел саен үткәрелә торган чарада «Татнефть» ААҖ генераль директоры урынбасары – “УК “Татнефть-Нефтехим” ҖЧҖ директоры Зәгыйт Шәрәфиев, «Татнефть» ААҖ профком рәисе Гомәр Яруллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.
«Татнефть» нефть-химия комплексы предприятиеләре12,5 млн. шина, 108,9 мең тонна техник углерод, 414 комплект пресс-форма, 520 мең. тонн коелма эшләп чыгарган.
Предприятиеләрнең социаль сәясәте берничә юнәлештә алып барылды. Алар арасында лаеклы хезмәт һәм ял шартлары булдыру, хезмәткәрләрне дәвалау һәм профилактика, торак белән тәэмин итү. Ел дәвамында администрация һәм профсоюз комитеты хезмәтне саклау, мәдәният һәм спорт буенча уртак эшчәнлек алып бардылар.
Red Wings авиакомпаниясе май аенда Казаннан Нижневартовскига туры рейслар эшләтеп җибәрәчәк һәм яңа Уренгойга очышларны яңартачак. Маршрутлар Татарстан Республикасын нефть – газ тармагы үзәкләре-Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары белән тоташтырачак. Очышлар SSJ 100 Россия самолетларында башкарылачак.