Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 11 феврале, сишәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 10 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Казанда җәмәгать транспорты катнашында юл-транспорт һәлакате булган. Нефаз автобусы (ПАТП-2) йөртүчесе хәрәкәт тыелган билгегә чыккан һәм Киа-Серато автомобиленә бәрелгән. ЮТҺ нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе төрле имгәнүләр белән хастаханәгә озатылган.
      Автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 164 автобус чыкты.
      Федераль юлларда 97 берәмлек юл техникасы дежур торды, төбәк юлларында – 109. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
      Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылды, шул исәптән 4 – чартер, 9 – халыкара рейслар. 1321 пассажир озатып җибәрелде, Татарстан башкаласына 1497 кеше килде.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 49 рейс башкарды.
      11 нче февральдә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытла һава көтелә, җил көньяк-көнчыгыштан, урыны белән кар, юлларда бозлавык. Температура көндез -7 -12 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International