Казан аэропортыннан Хельсинкига яңа рейс ачыла

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
      Россия Федерациясе һәм Финляндия Республикасы авиация хакимияте ике дәүләт арасында һава юлларын үстерү мәсьәләсе буенча консультация үткәрделәр. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә Казан-Хельсинки маршрутында Finnair авиакомпаниясе хезмәт күрсәтәчәк дигән килешүгә киленде.
      ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ җитәкчелеге белән берлектә Finnair авиакомпаниясе вәкилләрен аэропортның заманча инфраструктурасы, пассажирларга һәм һава судноларына хезмәт күрсәтү технологияләре, яңартылган махсус техника паркы белән таныштырдылар. Авиакомпания вәкилләре Казан аэропорты потенциалын, техник җиһазланышны һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын югары бәяләделәр.
      Киләчәктә Казаннан Прагага һәм Барселонага рейслар ачу планлаштырыла.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International