«Казан» халыкара аэропорты ACI EUROPE мәгълүматларына караганда пассажирлар агымы динамикасы буенча лидерлар бишлегендә
2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
ACI EUROPE (Халыкара аэропортлар советының Европа бүлеге) 2013 нче елда гражданнар авиаташулары базары үсеше турында хисап бастырып чыгарды – тикшеренүдә Европадагы 180 аэропортның эше өйрәнелде. «Казан» халыкара аэропорты пассажирлар агымы елга 5 миллионнан кимрәк булган Европа аэропортлары арасында динамика буенча дүртенче урын алып тора.
2013 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча «Казан» халыкара аэропорты 1 млн. 847 мең 258 пассажирга хезмәт күрсәткән, бу 2012 елга караганда 24,2% күбрәк.
ACI EUROPEмәгълүматы буенча Казан аэропортының пассажирлар агымы динамикасы Европа аэропортлары арасында пассажирлар агымы артуның уртача күрсәткеченнән 8,6 тапкырга арттыграк һәм Россия аэропортлары арасында - 2,5 тапкырга.
5 млн. пассажирдан кимрәк пассажир агымы булган аэропортлар исемлегенә кергән 109 аэропорт арасында “Казан” аэропортыннан Арад (Румыния), Чита (Россия) һәм Задара (Хорватия) аэропортлары өстен чыккан.
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумын үткәрү чорында Горький тимер юлының шәһәр яны электропоездларыннан 15 873 пассажир файдаланган.