Киңәшмәдә РФ Федераль чик буе хезмәтенең чик буен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Олег Тарабрин чыгыш ясады. Ул Татарстанның барлык транспорт комплексы XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиада вакытында сыйфатлы транспорт хезмәте күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Һәм ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафинга Казанда XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиадага хәзерләнү һәм үткәрүдә иминлек тәэмин итүгә зур өлеш керткәне өчен II дәрәҗә “Чик буе хезмәте отличнигы” күкрәк билгесе тапшырды.