Казан төбәгендә 2013 елда тимер юлларның өске корылмаларын реконструкцияләү 21,2 км тәшкил итте

2014 елның 7 феврале, җомга
      Тимер юл челтәрендә юл инфраструктурасын яңадан торгызу һәм үстерү иң күп чыгымлы һәм киң масштаблы чараларның берсе. Иң мөһим эшләр - тимер юлларны төзекләндерү һәм реконструкцияләү. 2013 елда “Юлның өске корылмаларын модернизацияләү” проектына Горький тимер юлының инвестицияләре 6,5 млрд сум тәшкил иткән. Расланган план нигезендә юлның өске корылмаларын реконструкцияләү 265 км тәшкил иткән, аларның 21,2 км Казан төбәге буенча.
      Иске рельсларда капиталь төзекләндерү 100% үтәлгән һәм 50,9 км тәшкил иткән, 108 стрелка күчерү җайланмалары алыштырылган, шул исәптән 66 тимер-бетон борысларда.
      Моннан тыш, план буенча машиналар комплексы белән 209,1 км юл турайтылган, уртача төзекләндерү эшләре 41,6 километрда башкарылган.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International