Казан аэропорты хезмәткәрләре Сочига Олимпиядага киттеләр

2014 елның 7 феврале, җомга
“Казан” халыкара аэропортының 12 хезмәткәре кышкы Олимпия уеннары башкаласына эшләргә киттеләр. Алар пассажирлар ташуны оештыру буенча агентлар һәм диспетчер. Хезмәткәрләрне сайлаганда эш тәҗрибәсе, инглиз телен белү, профессиональ осталык дәрәҗәсе һәм шәхси сыйфатлары исәпкә алынды. Барлык белгечләр Универсиада катнашучыларына һәм кунакларына хезмәт күрсәтүдә катнаштылар. Казандагы Бөтендөнья уеннарына хәзерләнгән вакытта өстәмә тел өйрәтүне, һәм шулай ук пассажирлар белән аралашу этикасы һәм психологиясе буенча тренинглар үттеләр.
   “Казан” халыкара аэропорты Универсиада катнашучыларын һәм кунакларын каршы алучы рәсми пункт буларак Бөтендөнья уеннары үткәрү чорында пассажирлар агымы күпкә артуга карамастан үз эшен тиешенчә башкарып чыкты. “Казан” халыкара аэропорты хезмәткәрләренең осталыклары һәм профессионал булулары Сочида пассажирларга хезмәт күрсәтү буенча эшләр оештыруда файдалы булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International