Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 7 феврале, җомга
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 6 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 8 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 181 автобус чыкты.
      Федераль юлларда 112 берәмлек юл техникасы дежур торды, төбәк юлларында – 126. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
      Казан аэропортыннан 64 рейс башкарылды, шул исәптән 9 – чартер, 11 – халыкара рейслар. 1693 пассажир озатып җибәрелде, Татарстан башкаласына 1929 кеше килде.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 47 рейс башкарды.
      7 нче февральдә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада урыны белән кар көтелә, җил көнчыгыштан, юлларда бозлавык. Температура көндез -15 -20 гр., көнчыгыш районнарда -24 гр. кадәр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International