Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 1 кеше һәлак булган һәм 8 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 187 автобус чыкты.
      Федераль юлларда 131 берәмлек юл техникасы дежур торды, төбәк юлларында – 200. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
Казан аэропортыннан 63 рейс башкарылды, шул исәптән 8 – чартер, 11 – халыкара рейслар. 1794 пассажир озатып җибәрелде, Татарстан башкаласына 1809 кеше килде.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 43 рейс башкарды.
      6 нче февральдә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил төньяк-көнчыгыштан, юлларда бозлавык. Температура көндез -15 -20 гр., көнчыгышта -24 гр. кадәр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International