Горький тимер юлының Казан төбәге 26,7 млн тонна йөк төягән һәм ташыган

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
      2013 елда ГТЮ Казан төбәге тимер юлда йөк ташу буенча йөк хуҗаларын тулысынча канәгатьләндергән, шулай ук барлык юнәлешләрдә поезларны тоткарлыксыз каршы алу һәм җибәрүне тәэмин иткән.
      Ел эчендә барлыгы 26,7 млн тонна йөк төялгән һәм ташылган. Йөк әйләнеше төбәктә 26,315 млрд т.км тәшкил иткән.
      Ел нәтиҗәләре буенча Казан төбәгендә йөк төяү тәүлегенә 15237 тонна тәшкил итә. Төп йөк төрләре: нефть, цемент, кара металл ватыклары, төзелеш йөге, промышленность чималы, орлык.
      Үткән ел эчендә Казан төбәгендә йөк хуҗалары белән билгеле бер эш алып барылган, шуның белән ташуга өстәмә күләм җәлеп ителгән. Яңа клиентларны җәлеп итү буенча эшләр 2014 елда да дәвам итә.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International