Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 12 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 6 кеше һәлак булган һәм 22 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 318 автобус чыкты.
      Федераль юлларда 142 берәмлек юл техникасы дежур торды, төбәк юлларында – 344. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
      Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылды, шул исәптән 8 – чартер, 11 – халыкара рейслар. 2139 пассажир озатып җибәрелде, Татарстан башкаласына 2358 кеше килде.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 47 рейс башкарды, чартер - 1.
      5 нче февральдә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, җил төньяк-көнчыгыштан, урыны белән кар, кар көртләре, юлларда бозлавык. Температура көндез -14 -19 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International