Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин аппарат киңәшмәсе уздырды, ул анда үзенең яңа урынбасары Артем Чукин белән таныштырды.
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумын үткәрү чорында Горький тимер юлының шәһәр яны электропоездларыннан 15 873 пассажир файдаланган.