Татарстан компаниясе “Буревестник” ҖЧҖкә Кышкы Олимпия уеннарында катнашучыларга һәм кунакларга транспорт хезмәте күрсәтүгә ышаныч белдерелде

2014 елның 4 феврале, сишәмбе
     Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Татарстан вәкилләренең Сочида XXII кышкы Олимпия уеннарында катнашулары мәсьәләсенә багышланган брифинг булып узды.
      Брифингта чыгыш ясаучы Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров олимпия уеннарын транспорт белән тәэмин итү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде.Кышкы Олимпия уеннарында катнашучыларга һәм кунакларга хезмәт күрсәтүгә Татарстан компаниясе “Буревестник” ҖЧҖкә ышаныч белдерелде. Беренче 46 уңайлы автобус Сочига командировкага 2 гыйнварда ук җибәрелде. Компания  XXII кышкы Олимпия уеннары башкаласына барлыгы 542 автотранспорт җибәрде, шул исәптән 165 күп сыйдырышлы “Hyundai” һәм “Неоплан”   автобуслары, 242 микроавтобуслар (Мерседес Бенц «Спринтер», Фольксваген «Крафтер») һәм 135 җиңел автомобиль. Шулай ук Сочида Татарстаннан 840 йөртүче һәм 55 кеше персонал эшләячәк.
      Сочида олимпия уеннарында 3 регион транспорт хезмәте күрсәтәчәк. Татарстаннан тыш, Мәскәү өлкәсе – “Мострансавто” компаниясе 709 автобус һәм 1773 йөртүче тәкъдим итә, Санкт-Петербург – “Пассажиравтотранс” ДУП 100 автобус һәм 250 йөртүче.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International