“Татнефть-АЗС үзәге” ҖЧҖ – сыйфат конкурсы җиңүчесе

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
      IX Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча “Татнефть-АЗС үзәге” ҖЧҖ сыйфат өлкәсендә уңышларга ирешкән өчен 2013 елда сыйфат өчен ТР Хөкүмәте премиясе лауреаты булды.
      Конкурс җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы 24 гыйнварда ТР Хөкүмәт Йортында узды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, министрлык һәм ведомство, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре катнашты.
      “Татнефть-АЗС үзәге” ҖЧҖ әлеге конкурста 2011, 2012 елларда да катнашкан һәм ике тапкыр конкурс дипломаты исеменә лаек булган.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International