Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 7 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 9 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 126 автобус чыкты.
      Федераль юлларда 88 берәмлек юл техникасы дежур торды, төбәк юлларында – 73. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
      Казан аэропортыннан 37 рейс башкарылды, шул исәптән 6 – чартер, 13 – халыкара рейслар. 1733 пассажир озатып җибәрелде, Татарстан башкаласына 2003 пассажир килде.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 51 рейс башкарды.
      3 нче февральдә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан, юлларда бозлавык. Температура көндез -13 -18 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International