Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 5 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 5 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады. Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 166 автобус чыкты.
      Федераль юлларда 88 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 82. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
       Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылды, шул исәптән 11 – чартер, 13 – халыкара рейслар. 1694 пассажир озатып җибәрелде, Татарстан башкаласына 1698 пассажир килде.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 43 рейс башкарды, тоткарланып – 3.
      30 нчы гыйнварга Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, җил төньяктан-көнбатыштан, явым-төшемсез, юлларда бозлавык. Температура көндез -20 -25 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International