Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 5 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 5 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 179 автобус чыкты.
      Федераль юлларда 88 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 93. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
      Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылды, шул исәптән 10 – чартер, 17 – халыкара рейслар. 2373 пассажир озатып җибәрелде, Татарстан башкаласына 1937 пассажир килде.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 42 рейс башкарды.
      29 нче гыйнварга Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада явым-төшемсез, җил төньяктан, юлларда бозлавык. Температура көндез -25 -30 гр., көнчыгыш районнарда -33 гр. кадәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International