Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 14 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 3 кеше һәлак булган һәм 15 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 179 автобус чыкты.
      Федераль юлларда 92 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 90. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
      Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылды, шул исәптән 11 – чартер, 13 – халыкара рейслар. 1387 пассажир озатып җибәрелде, Татарстан башкаласына 1642 пассажир килде.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе тоткарлыксыз 42 рейс башкарды.
      28 нче гыйнварга Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, кайбер районнарда томан, җил төньяктан 3-8 м/с, юлларда бозлавык. Температура көндез -20 -25 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International