Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Транспорт
һәм юл хуҗалыгы министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Ведомство буйсынуындагы учреждениеләр
Профсоюз комитеты
Иҗтимагый совет
Министрлык коллегияләре
Министрлык тарихы
Эшчәнлек
Элемтәләр
Юл-транспорт комплексы
Файдалы мәгълүмат
Өстенлекле проектлар
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Министрлыкның дәүләт хезмәтләре
Юл хәрәкәте иминлеге
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты
Ачык конкурс үткәрмичә маршрут һәм маршрут карталары буенча таныклык бирү турында тәкъдимнәр
Cоциаль эшмәкәрлеккә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Ситуацион үзәк
Цифрлы трансформация
Монополиягә каршы комплаенс
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Норматив документлар
Җайлау йогынтысын бәяләү
Административ регламентлар проектларына бәйсез экспертиза
Шәхси мәгълүматларны яклау
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Яңалыклар тасмасы
Мөрәҗәгатьләр һәм гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелегенең гражданнарны шәхси кабул итү графигы
Белешмә мәгълүмат
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы
Ленар Сафин: “Идел буе федераль округында елга транспортында төбәк эчендә пассажирлар ташуны торгызу программасын федераль дәрәҗәдә эшләү зарур дип саныйм»
2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының “Татарстан Республикасы транспорт комплесының 2013 нче елгы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2014 нче елга бурычлар билгеләү”гә багышланган киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Коллегиядә РФ транспорт министры Максим Соколов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Коллегия утырышы республикада транспорт комплексының үткән елгы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турындагы фильмнан башланды. 2013 нче елда юл эшләре Программасын финанслауның күләме 16,93 млрд. сум тәшкил итте. Төбәк автоюлларында юл эшләре Программасы нигезендә 295 км юл, 7 күпер төзелде; 461 км юл һәм 7 күпер төзекләндерелде; торак пунктларда 167 км юл-урам челтәрләре норматив хәлгә китерелде, шул исәптән Казан шәһәре буенча – 79 км, 98 мәктәп маршруты, 55 гаилә фермаларына һәм терлекчелек комплексларына 28,8 км озынлыкта
керү юллары төзелде. 60 торак пункт каты өслек белән капланганкерү юллары белән тоташтырылды. Республиканың 28 районында 53 км озынлыкта автоюл участоклары элекке хәленә кайтарылды.
2013 елда Казан-Шәмәрдән, Апас-Кайбыч, Минзәлә-Мөслим, Аксубай-Яңа Чишмә, Базарлы Матак-Болгар, “Казан-Ульяновск”-Иске Барыш-Кама Тамагы автомобиль юлларын төзү һәм төзекләндерү, шулай ук Норлат шәһәре һәм Сарман авылының әйләнеч автомобиль юлларын төзү дәвам итте.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча чаралар үткәрүгә дә зур әһәмият бирелде. Җ
әяүлеләр өчен җир асты һәм җир өсте чыгу юллары төзелде, светофор объектлары һәм юл билгеләре куелды, һ.б.
Федераль бюджеттан 11574,4 млн сум акча 2013 елга Татарстан Республикасы территориясе аша уза торган федераль автомобиль юллары һәм ясалма корылмалар төзү, төзекләндерү һәм реконструкцияләү өчен бүлеп бирелде. 266,805 км федераль юл төзекләндерелде, 25,409 км юлга капиталь ремонт ясалды. Ленар Сафин М-7 “Волга” автомобиль юлын реконструкцияләү мәсьәләсенә дә тукталды. Аның әйтүенчә, Казаннан Яр Чаллыга кадәр М7 трассасын үзгәртеп коруны төгәлләү өстенлекле бурыч булып тора.
Алга таба министр авиация транспорты мәсьәләсенә күчте. 2013 нче елда Татарстанда авиация транспортында пассажирлар агымы, аңа кадәрге ел белән чагыштырганда, 24 процентка арткан. “Казан” аэропорты 1,8 млн нан артык пассажирга хезмәт күрсәткән. Ленар Сафин әйтүенчә, хәзерге вакытта Казаннан Прага, Барселона, Рим, Милан, Женева, Дюссельдорф, Ганновер, Лондон, Хельсинкига, Вена, Варшава, Тель-Авивка яңа чит ил маршрутлары эшләнә, хәтта “Дубай-Казан-Сан-Франциско” маршрутын эшләү нияте дә бар. Бу уңайдан, Ленар Сафин РФ транспорт министры Максим Соколовка, Казанны, чит илләрнең һава юлы белән пассажир һәм йөк ташучыларының һава транспорты турында хөкүмәтара килешүләр нигезендә каралган маршрутлары таблицасына билгеләнү пункты буларак кертүгә теләктәшлек итү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Ленар Сафин докладында тармак алдында торган бурычларга тукталды. Җәмәгать транспорты өлкәсендә ул бу төр транспорт белән идарә итүчеләрне комплекслы төстә әзерләү системасын булдырырга һәм аларны рус телен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә тикшерергә тәкъдим итте. Шул рәвешле, Казан җир өсте һәм җир асты электр транспорты техникумы базасында ресурслы сертификация үзәген булдыру турында фикер бар. Квалификацияне арттыруга җәмәгать транспортының бөтен персоналын юнәлтү тәкъдим ителә.
Су юлы транспортында министр елга транспорты белән төбәкара пассажир һәм йөк ташу эшләрен торгызу тәкъдимен яңгыратты.
“Хәзерге вакытта “Татфлот” суднолар йөрешле компаниясе тизйөрешле өч “Метеор” судносына ия. Аларның эксплуатация характеристикаларын исәпкә алып, безнең тарафтан Казан – Тольятти, Казан – Ульяновск, Казан – Яңа Чабаксар, Казан – Самара, Казан – Түбән Новгород юнәлешләре буенча өлкәара рейслар ачылышына башлангыч анализ ясалды. Без “Кама елга пароходчылыгы” ширкәте белән сөйләшүләр алып барабыз. Минемчә, 2014 ел навигациясендә үк бу юнәлешләрдә пассажирлар ташуны оештырып булачак. Идел буе федераль округында елга транспортында төбәк эчендә пассажирлар ташуны торгызу программасын федераль дәрәҗәдә эшләү зарур дип саныйм. Дәүләт ярдәме булган очракта, без быелгы навигациядә үк бу программаны гамәлгә аш
ы
р
у
га
керешергә әзер”, - дип белдерде Ленар Сафин.
Алга таба коллегиядә Галина Изотова, Максим Соколов чыгыш ясады.
Галина Изотова, вәкиллекнең округ төбәкләре белән берлектә, елга транспортында төбәкара пасажирлар ташуны торгызу буенча сынау проекты өстендә эшләвен хәбәр итте. Максим Соколов елга транспорты ярдәмендә төбәкара пассажирлар ташу проектын хуплады.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тармак эшчәнлегенә бәя бирү һәм яңа бурычлар билгеләү белән сугарылган чыгышын җиткерде.
Киңәйтелгән коллегия кысаларында
РФ транспорт министры Максим Соколов һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт алдынгыларына дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды.
Матбугат хезмәте.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
«Россия-Ислам дөньясы» форумы көннәрендә Казанда шәһәр яны поездларыннан 16 мең пассажир файдаланган
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумын үткәрү чорында Горький тимер юлының шәһәр яны электропоездларыннан 15 873 пассажир файдаланган.
Казанда илкүләм проект буенча Максимов урамын ремонтлыйлар
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында Максимов урамында (Челюскин урамыннан Ленинград урамына кадәр) 0,4 км озынлыкта һәм 2 полоса киңлектә ремонт үткәрелә.
15
май, 2026 ел
«КазанФорум» да «Тышкы сәүдә үсешендә халыкара маршрутларның роле» сессиясе узды
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Марат Хисаметдинов «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» кысаларында узган «Тышкы сәүдә үсешендә халыкара маршрутларның роле» сессиясендә катнашты.
Түбән Кама районында автомобиль юлы буйлап транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла
2026 елның 18 маеннан Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында гомуми файдаланудагы региональ әһәмиятле Яңа Чишмә – «Шереметьевка – Кармалы» автомобиль юлы буйлап транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз