Республика муниципалитетлары арасында йөрүче 31 маршрут буенча пассажирлар ташу хокукына чираттагы конкурс үткәрелде

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе
     Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан территориясе аша узучы маршрутларда муниципалитетлар арасында пассажирлар ташу хокукына конкурс үткәрелде.
     Конкурста түбәндәге маршрутларга 31 лот уйнатылды: «Түбән Кама – Актаныш - Түбән Кама» № 652; «Түбән Кама – Мамадыш – Түбән Кама» № 654; «Арча – Балтач»  № 719; «Буа – Тәтеш - Буа» № 121; «Тәтеш – Буа – Тәтеш» № 121; «Тәтеш – Апас – Тәтеш» № 123; «Кама Тамагы – Тәтеш» № 124; «Балык Бистәсе – Лаеш» № 125; «Әлмәт – Новоспасск» № 152; «Әлмәт – Сарабикулово» № 151; «Әлмәт – Сарман» № 147; «Әлмәт – Бухарай» № 148; «Арча – Олы Әтнә» № 720; «Арча – Коморгузя - Казан» № 532; «Шурабаш - Н.Ура – Казан» № 536; «Шурабаш – Казан» № 537; «Н.Ура – Казан» № 539; «Нуса – Шушмабаш - Казан» № 540; «Шуда – Казан» № 543; «Янгулово –– Казан» № 541; «Нуринер - Шинер – Казан» № 545; «Арбор – Казан» № 547; «Субаш –– Казан» № 548; «Алан - Бурбаш – Казан» № 549; «Н.Кишет – Казан» № 558; «Тәтеш – Сюндюково» № 576; «Икшурма – Казан» № 580; Шинар – Казан» № 582; «Мешабаш – Казан» № 583; «Арташ – Казан» № 584; «Абди – Казан» № 585.
     Конкурста катнашуга 7 заявка бирелгән иде. Җиңүче итеп транспортта хезмәт күрсәтү шартларының иң яхшысын тәкъдим иткән ташучы танылачак.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International