Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 5 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 10 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 128 автобус чыкты.
      Федераль юлларда 108 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 92. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
      Казан аэропортыннан 42 рейс башкарылды, шул исәптән 11 – чартер, 9 – халыкара рейслар. 1683 пассажир озатып җибәрелде, Татарстан башкаласына 1467 пассажир килде.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 33 рейс башкарды.
      27 нче гыйнварга Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, җил төньяк-көнчыгыштан, явым-төшемсез, юлларда бозлавык. Температура көндез -19 -24 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International