Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 20 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 3 кеше һәлак булган һәм 24 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 129 автобус чыкты.
      Федераль юлларда 112 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 98. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
      Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылды, шул исәптән 13 – чартер, 12 – халыкара рейслар. 1966 пассажир озатып җибәрелде, Татарстан башкаласына 1948 пассажир килде.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе тоткарлыксыз 42 рейс башкарды.
      24 нче гыйнварга Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, җил төньяк-көнчыгыштан, урыны белән кар, юлларда бозлавык. Температура көндез -13 -18 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International