2013 елда Горький тимер юлының Казан төбәгендә тимер юл янында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында 47 кеше һәлак булган

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
      2013 елда Горький тимер юлының Казан төбәге территориясендә тимер юл янында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуның 66 очрагы теркәлкән, нәтиҗәдә 47 кеше һәлак булган. 2012 елда 86 очрак теркәлгән.
      Бәхетсезлек очраклары гражданнарның тимер юл транспортының югары дәрәҗәдә куркыныч булган зоналарында үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәүләре аркасында килеп чыга: тимер юлда йөргәндә һәм тиеш булмаган урында тимер юл аркылы чыкканда. Шулай итеп, алган травмаларның 63 очрагы тиеш булмаган урында тимер юл буйлап барганда килеп чыккан.
      Моннан тыш, 2013 елда гражданнарны электр тогы сугуның 4 очрагы теркәлгән, шул исәптән, 1 очрак 10 яшьлек бала белән. 2012 елда шундый ук 3 очрак теркәлгән, шул исәптән берсе – балигъ булмаган бала белән.    
      “РТЮ” ААҖ гражданнарны тимер юл объектлары янында игътибарлы булырга өнди. Компания ата-аналарның балаларына тимер юлда үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатуларын сорый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International