Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында автомобиль юлларының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 10 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак булган һәм 14 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Узган тәүлектә автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 170 автобус чыкты.
      Федераль юлларда 118 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 238. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
      Казан аэропортыннан 61 рейс башкарылды, шул исәптән 11 – чартер, 13 – халыкара рейслар. 1771 пассажир озатып җибәрелде, Татарстан башкаласына 2198 пассажир килде.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 34 рейс башкарды.
      21 нче гыйнварга Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада һава торышы: аязучан болытлы һава көтелә, җил төньяк-көнбатыштан, урыны белән кар, юлларда бозлавык. Температура көндез -12 -17 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International