Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында автомобиль юлларының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе
    ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 4 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак булган һәм 6 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
     Узган тәүлектә автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
     Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 55 автобус чыкты.
Федераль юлларда 132 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 213. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
      Казан аэропортыннан 58 рейс башкарылды, шул исәптән 7 – чартер, 17 – халыкара рейслар. 1367 пассажир озатып җибәрелде, Татарстан башкаласына 1552 пассажир килде.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 28 рейс башкарды, рейслар тоткарлану очрагы булмады.
20 нче гыйнварга Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада һава торышы: явым-төшемкөтелми, җил төньяк-көнбатыштан. Температура көндез -18 -23 гр. Юлларда бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International