Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында автомобиль юлларының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 6 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 8 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Узган тәүлектә автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Татарстан буенча муниципалитетлар арасындагы маршрутларга расписание буенча 170 автобус чыкты.
      Федераль юлларда 128 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 131. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
      Казан аэропортыннан 55 рейс башкарылды, шул исәптән 7 – чартер, 11 – халыкара рейслар. 1350 пассажир озатып җибәрелде, Татарстан башкаласына 1703 пассажир килде.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 35 рейс башкарды, рейслар тоткарлану очрагы булмады.
      17 нче гыйнварда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада һава торышы: кар көтелә, урыны белән буран. Җил төньяк-көнбатыштан, урыны белән 16-21 м/сек. тизлеккә кадәр. Температура көндез -4 -9 гр. Юлларда бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International