Үткән елда “Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе 12566 мең пассажир йөрткән

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
      2013 елда “Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясе 12566 мең пассажир йөрткән, шул исәптән 1116 мең студентлар һәм мәктәп укучыларын, 2421 мең - федераль һәм төбәк ташламаларга ия булучыларны. Пассажирлар әйләнеше 557,5 млн пас/км тәшкил итте, ә поездда уртача пассажирлар тыгызлыгы – вагонга 23 кеше.
      “Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясе 2009 нчы елның октябрендә оештырылды. Бүгенге көндә “Содружество” ААҖ Куйбышев, Горький һәм Свердловск тимер юлына кергән РФ 9 субъекты территориясендә хезмәт күрсәтә: аларга Татарстан,Удмуртия, Башкортостан,  Мордовия, Марий Эл һәм Чувашия республикалары, Свердловск һәм Киров өлкәләре, һәм шулай ук Пермь крае керә. Өч елдан артык вакыт эчендә ташулар күләмен үстерү, билетсыз йөрү очракларын кыскарту, хезмәт җитештерүчәнлеген һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру буенча җитди һәм күп эш башкарылган.  
      “Содружество” ААҖ инновацион технологияләр кертү буенча зур эш алып бара, ул пассажирларны югары дәрәҗәдәге уңайлык белән йөртүгә юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International