16 нче гыйнварга Татарстан Республикасында автомобиль юлларының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 10 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Узган тәүлектә автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Татарстан буенча муниципалитетлар арасындагы маршрутларга расписание буенча 184 автобус чыкты.
      Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылды, шул исәптән 13 – чартер, 17 – халыкара рейслар. 1692 пассажир озатып җибәрелде, Татарстан башкаласына 2221 пассажир килде.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 41 рейс башкарды.
      Федераль юлларда 106 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 168. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары күперләре нормаль хәлдә.
      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада һава торышы: аязучан болытлы һава, көндез күп кенә районнарда кар, урыны белән буран, юлларда бозлавык. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба күчәчәк. Температура көндез -8 -13 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International