Казан тимер юл вокзалында Татарстанның иң төп вокзал комплексы үсеше тарихы турында фотокүргәзмә ачылды

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
      Экспозиция вокзал комплексының эшен һәм төп тарих этапларын чагылдыра. Казан вокзалы бинасы архитектор Г.Руше проекты буенча 1896 елда төзелгән. Ул бүгенге көнгә кадәр Татарстан башкаласы символларының берсе булып кына түгел, ә тарих һәм архитектура һәйкәле булып та тора. Казан тимер юл вокзалы күп тапкырлар Россиядә иң яхшысы булып танылды. Универсиада-2013 хәзерлек кысаларында реконструкцияләүдән соң да әлеге исемгә лаек.
      Күргәзмәдә 1896 елдан алып хәзерге заманга кадәр вокзалны төзү һәм реконструкцияләүнең төп этаплары чагылдырылган тарихи фоторәсемнәр тәкъдим ителгән. Күргәзмә 3 нче көтү залында урнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International