Куйбышев магистрале Идел-Кама төбәгенең Бөгелмә юл дистанциясенә заманча кар чистартучы техника китерелгән
2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
Заманча кар чистартучы техника (пневмоочистительная машина) тимер юлларны, станцияләр һәм станцияләр арасындагы юнәлеш үзгәрткечләрне кардан чистарту өчен чыгарылган.
Әлеге техника карны 40 метр ераклыкка кадәр ташлый ала. Эш тизлеге кар хәленә карап билгеләнә: кар яңа гына яуган очракта – сәгатенә 40 чакрымга кадәр, юеш һәм озак ятып тыгызланган кар булганда - сәгатенә 20 чакрымга кадәр. Машинаны һава температурасы 0 дән 45 градуска кадәр булганда эксплуатацияләү мөмкин.
Ике смена эшләгән очракта техника белән 4 машинистның идарә итүе планлаштырыла, алар әлеге техника белән эшләү өчен махсус белем алганнар. Юл машинасы Куйбышев магистрале Идел-Кама төбәгенең Бөгелмә юл дистанциясендәге иң карлы территория Полтавка-Аккуль участогында эшләячәк.
Барлыгы Идел-Кама төбәгендә 22 кар чистартучы техника эшли. Һәр юл машинасына билгеле бер хезмәт күрсәтү участогы беркетелгән. Кар чистартучы юл техникасының эзлексез эшләве өчен комиссия тикшерүе үткәрелгән.
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумын үткәрү чорында Горький тимер юлының шәһәр яны электропоездларыннан 15 873 пассажир файдаланган.