15 нче гыйнварга Татарстан Республикасында автомобиль юлларының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 10 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 12 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Узган тәүлектә автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Татарстан буенча муниципалитетлар арасындагы маршрутларга расписание буенча 175 автобус чыкты.
      Казан аэропортыннан 52 рейс башкарылды, шул исәптән 18 – чартер, 12 – халыкара рейслар. 1828 пассажир озатып җибәрелде, Татарстан башкаласына 1778 пассажир килде.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 32 рейс башкарды, чартер - 2. Ике рейс тоткарланып башкарылды: С.Петербург-Казан (2 сәг. 55 минутка), Чебоксар-Домодедово (3 сәг. 34 минутка).
      Федераль юлларда 132 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 184.
      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада һава торышы: аязучан болытлы һава, җил төньяк-көнбатыштан, урыны белән кар, юлларда бозлавык. Температура көндез -8 -13 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International