14 нче гыйнварга Татарстан Республикасында автомобиль юлларының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 10 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак булган һәм 12 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Узган тәүлектә автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Татарстан буенча муниципалитетлар арасындагы маршрутларга расписание буенча 182 автобус чыкты.
      Казан аэропортыннан 67 рейс башкарылган, шул исәптән 7 – чартер, 10 – халыкара рейслар. 1101 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1391 пассажир килгән.
      Федераль юлларда 135 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 147.
      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада һава торышы: кар, юеш кар. Җил төньяк-көнбатыштан. Температура көндез 0 -5 гр. Юлларда бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International