Республикада җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташуга 10447 рөхсәт язуы бирелгән

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе
      Татарстанда җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен рөхсәт язуын бирү дәвам итә, ул 2011 елның 8 декабрендә башланган иде. 2014 елның 13 гыйнварына республикада 10447 рөхсәт язуы бирелгән. Рөхсәт язуын бирү реестры министрлык сайтының “Таксомоторлы ташу” бүлегендә күрсәтелгән: http://mindortrans.tatarstan.ru/rus/index.htm.
      Исегезгә төшерик, 2013 елның 1 гыйнварыннан такси төсенә таләпләр үз көченә керде. Шул вакыттан автомобиль кузовы ак яисә сары төстә булырга тиеш. 
     Рөхсәт язуын алыр алдыннан ташучы җиңел таксида булырга тиешле барлык атрибутика белән җиһазландырылган транспорт чарасын күрсәтергә тиеш. Автомобиль түбәсендә кызгылт сары төстәге тану фонаре, кузовның ян өслегендә контраст төстәге “шашкалар” куелган булырга тиеш. Шулай ук  җиңел таксиның алдагы панелендә йөртүченең уң ягында җиңел такси белән файдалану өчен түләү шартлары турында мәгълүмат, фотография белән йөртүченең визит карточкасы, пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны тормышка ашыру буенча тикшерүне тәэмин итүче әгъзаның атамасы, адресы, элемтә өчен телефоны куелырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International