13 нче гыйнварга Татарстан Республикасында автомобиль юлларының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән ялларда 7 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булган һәм 11 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Яр Чаллыда җәмәгать транспорты катнашында юл-транспорт һәлакате теркәлгән: Муса Җәлил проспектында “Каматранснефть” автомат ягулык салу станциясе каршында Форд Транзит автобусы йөртүчесе ВАЗ-21099 автомобиленә бәрелгән. ЮТҺ нәтиҗәсендә автобус йөртүчесе хастаханәгә озатылган. 
Узган тәүлектә автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Татарстан буенча муниципалитетлар арасындагы маршрутларга расписание буенча 306 автобус чыкты.
      Федераль юлларда 95 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 154.
      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада һава торышы: аязучан болытлы һава, вакыты белән кар, юеш кар, кайбер районнарда буран. Җил көньяктан салмак, иртән һәм көндез урыны белән көчле. Температура көндез 0-5 гр. Юлларда бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International