ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Самара дәүләт аралашу юллары университеты ректоры Железнов Дмитрий катнашында киңәшмә булып үтте.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Егоров Андрей алып барган киңәшмәдә шулай ук ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Тазетдинова Клара, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Поминов Андрей, Самара дәүләт аралашу юллары университетының урта һөнәри белем бирү буенча проектор – Самара тимер юл транспорты техникумы директоры Закеев Вәсил, Казан тимер юл транспорты техникумы директоры Васин Андрей һәм “РТЮ” ААҖ филиалы - Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Черемнов Александр катнашты.
Очрашуның максаты - тимер юл транспорты белгечләре хәзерләү өчен фәнни-техник база оештыру һәм Самара дәүләт аралашу юллары университеты комплексы һәм Татарстан Республикасы арасында фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструктор эшкәртелешләре өлкәсендә үзара бәйләнеш булдыру.
Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасының транспорт тармагы өчен белгечләр хәзерләү мәсьәләсен хәл иттеләр. Железнов Дмитрий Самара дәүләт аралашу юллары университеты филиалы - Казан тимер юл транспорты техникумы базасында яңа белгечлекләр ачу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумын үткәрү чорында Горький тимер юлының шәһәр яны электропоездларыннан 15 873 пассажир файдаланган.