2013 елның башыннан алып Горький тимер юлының Казан төбәгендә тимер юл янында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуның 65 очрагы теркәлкән

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
      2013 елның 11 аена Казан төбәге территориясендә тимер юл янында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуның 65 очрагы теркәлкән. Нәтиҗәдә 66 кеше зыян күргән һәм 47 кеше һәлак булган.
      Бәхетсезлек очраклары гражданнарның тимер юл транспортының югары дәрәҗәдә куркыныч булган зоналарында үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәүләре аркасында килеп чыга: тимер юлда йөргәндә һәм тиеш булмаган урында тимер юл аркылы чыкканда. Шулай итеп, алган травмаларның 63 очрагы тиеш булмаган урында тимер юл буйлап барганда килеп чыккан.
      “РТЮ” ААҖ гражданнарны тимер юл объектлары янында игътибарлы булырга өнди. Компания ата-аналарның балаларына тимер юлда үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатуларын сорый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International