18 нче декабрьгә Татарстан Республикасында автомобиль юлларының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 17 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак булган һәм 16 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Казанда җәмәгать транспорты катнашында юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Нефаз автобусы йөртүчесе җәяүлене бәрдергән. Җәяүле исерек хәлдә юл кырыенда торган булган. Аңа медицина ярдәме күрсәтелгән.
      Узган тәүлектә автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Федераль юлларда 138 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 124.
      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада һава торышы: болытлы һава, кар, җил көньяк-көнбатыштан, юлларда бозлавык. Температура көндез -1 -3 гр., төнлә -3 -4 гр.  
  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International