Горький тимер юлының Казан төбәгендә тимер юл аркылы чыгу урыннарында 11 ай эчендә 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
      Горький тимер юлының Казан төбәге 210 тимер юл аркылы чыгу урыннарына хезмәт күрсәтә.
      Озакламый 800 нче чакрымдагы Дербышки станциясендә һәм 820 нче чакрымдагы Биектау станциясендәге тимер юл аркылы чыгу урыннары фото һәм видеога төшерү системасы белән җиһазландырылачак. Бу ике урын да каравылланмый, Казан кырыена урнашкан, автотранспорт алар аша күп йөри. Мәгълүмат онлайн режимында ЮХИДИга барып ирешәчәк, һәм тиз арада чара күрергә мөмкинлек бирәчәк.     
      2013 ел башыннан алып Горький тимер юлының Казан төбәгендә тимер юл аркылы чыгу урыннарында автомобиль транспорты катнашында 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларның 4се Татарстан Республикасы территориясендә, 2се Марий Эл Республикасы буенча һәм 3се Чувашия Республикасында. Нәтиҗәдә 5 кеше зыян күргән.
      Горький тимер юлы җитәкчеләрен бу хәл бик борчый һәм алар автотранспорт йөртүчеләрне сак булырга һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә өндиләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International