Олимпия уты эстафетасы вакытында Казанда транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләмә кертелә

2013 елның 17 декабре, сишәмбе
      2013 нче елның 30-31 декабрь көннәрендә Казанда 2014 елда Кышкы Олимпия уеннарының Олимпия уты эстафетасы үтәчәк. Шуңа күрә кайбер урамнарда транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләмә кертеләчәк.  
      Бәйрәм алды көннәрендә шәһәр урамнарында транспортны киметү өчен  ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ казанлылырны һәм Казан кунакларын Яңа елны бәйрәм итүгә алдан ук хәзерләнеп куюларын һәм уңайсызлык кичергән очракта аңлап карауларын сорый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International