Татарстанда Түбән Кама һәм Аксубай районнарында автомобиль юллары буйлап транспорт хәрәкәте ябыла

2026 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

12 майдан Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында 10,7 – 13,9 км участогында Кама Аланы – Шереметьевка автомобиль юлы буйлап транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла. Монда юлга капиталь ремонт ясалачак. Чикләү 2026 елның 31 августына кадәр гамәлдә булачак.

Йөреп чыгу өчен юл хәрәкәтен оештыруның расланган схемасы нигезендә гомуми файдаланудагы региональ әһәмияттәге Чистай – Түбән Кама автомобиль юлы тәкъдим ителә.

Шулай ук 15 майдан Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында гомуми файдаланудагы региональ әһәмиятле Аксубай – Федоровка автомобиль юлы буйлап транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Чикләү 19,4 км – 24,6 км участогында автомобиль юлына капиталь ремонт ясау белән бәйле. Хәрәкәтнең ябылуы 2026 елның 15 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.

Юл хәрәкәтен оештыруның расланган схемасы нигезендә Кузайкино – Нурлат, Чистай – Аксубай – Нурлат, «Аксубай – Чирмешән – Шонтала» – Яңа Ибрай, «Аксубай – Федоровка» – Яңа Ибрай автомобиль юлларыннан урап узу карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International