«Россия – Ислам дөньясы: КАЗАНФОРУМ» XVII Халыкара икътисадый форумы вакытында чарада катнашучыларны транспорт белән тәэмин итү оештырылды. Форумны уздыру чорында кунакларны йөртү өчен 45 берәмлек автобус, 40 берәмлек микроавтобус һәм 240 берәмлек автомобиль җәлеп ителәчәк.
Моннан тыш, форум көннәрендә «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе 13-15 май көннәрендә Казан - Аэропорт - Казан өстәмә шәһәр яны поездларын билгели. Өстәмә 7 пар шәһәр яны поезды (14 электропоезд) йөриячәк.