Горький магистрале хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан мемориаль объектларны төзекләндерү буенча киң күләмле эш башкардылар.
Казан тимер юлчылары вокзал һәм станцияләрдә, предприятиеләр территорияләрендә урнашкан 40 тан артык истәлек тактасын, стела һәм мемориалны яңарттылар. Эшкә магистральнең волонтерлары һәм профсоюз активы, шулай ук транспорт ветераннары җәлеп ителде.
Моннан тыш, Татарстанда Юдино, Зөя һәм Шәмәрдән станцияләрендә урнашкан легендар паровоз-һәйкәлләр яңартылды.