Министрлыкта Татарстан Республикасы транспорт комплексы предприятиеләрендә җитештерүдә имгәнүләрне профилактикалау буенча киңәшмә узды

2026 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында «Татарстан Республикасы транспорт комплексы предприятиеләрендә производствода имгәнүләрнең торышы һәм профилактикасы, юл эшләрен башкару урыннарында юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча күрелә торган чаралар турында» дигән темага киңәшмә узды.

Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, 2025 елның 12 аенда республиканың транспорт комплексы предприятиеләрендә 45 бәхетсезлек очрагы булган, шуларның 5се төркемле, барлыгы 56 кеше зыян күргән. 2024 елның шул ук чорында 34 бәхетсезлек очрагы булган, 37 кеше зыян күргән.

"Агымдагы ел башында җитештерү травматизмы күрсәткечләренең кимүе күренә. Автомобильләшү, логистик маршрутларны киңәйтү һәм юл-төзелеш эшләре күләмнәрен арттыру шартларында безнең төп бурычыбыз элеккечә производствода бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны булдырмау булып кала", - диде ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин.

Киңәшмә барышында республикада юл эшләрен башкару урыннарында аварияләр торышы һәм проблемалы аспектлар, профсоюзларның имин хезмәт шартларын тәэмин итүдә катнашуы, юл эшләрен башкару урыннарында юл хәрәкәте кагыйдәләрен арттыру буенча күрелә торган чаралар һ. б. мәсьәләләр каралды.

Чара азагында 2025 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы транспорт комплексы предприятиеләре арасында хезмәтне саклау буенча смотр-конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International