Ранис Фәйзуллин юл хәрәкәте иминлеге һәм автомобиль юлларын карап тоту мәсьәләләре буенча семинарда катнашты

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

Казанда КДАТУ базасында «Евразия юллары» VII фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Росавтодор «РАДОР» Ассоциациясе белән берлектә видеоконференцэлемтә форматында автомобиль юллары белән идарә итүнең федераль һәм территориаль органнары вәкилләре өчен семинар уздырды. Семинар юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм автомобиль юлларын карап тоту мәсьәләләренә багышланган иде. Чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин катнашты.

Семинарда видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясенең 62 субъектыннан автомобиль юллары белән идарә итүнең территориаль органнарыннан 180нән артык белгеч катнашты.

Семинарда «юл хәрәкәтен оештыруның техник чаралары» үзгәрешләре, узып китү рөхсәт ителгән урыннарда машина юлының күчәрендә фрезерлау ысулы белән тавыш полосаларын урнаштыру буенча эксперимент, даими мәгълүмат бирү зоналары белән фотовидеофиксацияләү комплексларын куллану тәҗрибәсе һ. б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International