Татарстанда илкүләм проект буенча туристлык маршрутлары буенча узучы 28 км юл ремонтланачак

2026 елның 24 апреле, җомга

2026 елда Татарстан Республикасында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча туристлык маршрутлары буенча уза торган юл инфраструктурасын үстерү проектлары гамәлгә ашырылачак. 14 участокта 28,5 км озынлыктагы автомобиль юлларында эшләр башкару планлаштырыла.

Туристлык маршрутларын үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруның төп юнәлешләре түбәндәге чаралар булачак:

- «Алексеевск – Югары Колок» - Базяк - Тукай, «Базарлы Матак — Болгар» юлларын ремонтлау.

– «Чистай - Түбән Кама» юл участогын һәм «Чистай - Нурлат» юл участогын ремонтлау. 

- «Казан - Ульяновск» - Кама Тамагы юлы участокларын ремонтлау».

Әлеге эш эчке һәм тышкы туризмны үстерүгә, төбәкнең тарихи-мәдәни мирасын популярлаштыруга һәм Татарстан Республикасы буенча сәяхәтләрнең сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә торган уңайлы һәм кызыклы транспорт инфраструктурасын булдыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International