Бүген Казанның Елга портында пассажир навигациясен ачу тантанасы булды. Чарада ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, «ТР Флоты» АҖ генераль директоры Роман Лизалин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының транспорт идарәсе башлыгы Мария Захватова, Казан шәһәре Башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоров, Министрлыклар һәм комитетлар вәкилләре, шулай ук кунаклар һәм башкала халкы катнашты.
Олеся Балтусова катнашучыларны Татарстанда елга навигациясенең Яңа елы белән котлады һәм «ТР Флоты»на республикада навигация үсешенә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, пассажирлар йөртү 12 социаль әһәмиятле маршрут буенча башкарылачак, шул исәптән Югары Ослан, Болгар, шулай ук Чаллы – Соколка юнәлешләрен дә кертеп. Аларда 21 пассажир судносы: 13 суны күчерә торган һәм 8 тизйөрешле судно файдаланылачак. Шулай ук 18 дебаркадер, 4 күчемсез милек объекты һәм ышаныч Идарәсендә 5 причал дивары бар (Казан, Зөя, Болгар, Тәтеш һәм Чистай).
Ул шулай ук навигациягә әзерлекнең катгый график буенча алып барылуы турында сөйләде. Агымдагы елда «ТР Флоты» АҖ 2 дебаркадер һәм 3 судноны (Мәскәү 14, Восход-74, Мәскәү 21) торгызырга планлаштыра.
Беренче рейс бүген 07:30 сәгатьтә Казан елга портыннан «Капитан Чистополов» А – 217 проекты теплоходы башкарган Казан-Югары Ослан юнәлешендә китте.
1 майдан ТР "Флоты" АҖ Зөя, Болгар, Чистай, Яр Чаллы юнәлешләре буенча халыкка хезмәт күрсәтә башлаячак.