Бәйрәм көннәрендә “Көньяк” автовокзалыннан барлык юнәлешләрдә дә өстәмә рейслар оештырыла

2013 елның 16 декабре, дүшәмбе
    Пассажирлар уңайлыгы өчен бәйрәм көннәре алдыннан 26-31 декабрьдә Казаннан барлык муниципалитетлар арасындагы һәм төбәкара юнәлешләрдә өстәмә рейслар оештырыла.
    Уңайлы автобуслар “Көньяк” автовокзалыннан китәчәк. Пассажирларга “Буревестник” ҖЧҖ автотранспорт компаниясе хезмәт күрсәтәчәк. Рейслар турында өстәмә мәгълүматны автовокзалның белешмәләр хезмәте телефоны 2-373-323 аша белергә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International