Кизнер-Ижевск, Ижевск-Яңавыл һәм Казан-Канаш шәһәр яны поездларының расписаниесе үзгәрә

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

24 апрельдә һәм 1 майда 6372 нче номерлы Кизнер – Ижевск поезды Кизнер станциясеннән 04.14 сәгатьтә (9 минутка иртәрәк) китә. Ижауга 07.14 сәгатьтә килә (2 минутка соңрак).

27 һәм 30 апрель көннәрендә 6357 нче Казан – Канаш поезды Төрлемә станциясенә кадәр гамәлдәге расписание буенча бара. Канашка 20.39 да килеп җитә (6 минутка соңрак).

30 апрельдә Канаш - Казан 7024 номерлы поезд Урмара станциясенә кадәр гамәлдәге расписание белән бара, аннан соң ул үзгәртелгән. Казанга 22.07 сәгатьтә килә (4 минутка соңрак).

28 апрельдә 6372 нче номерлы Кизнер – Ижау поезды Кизнер станциясеннән 04.14 сәгатьтә (9 минутка иртәрәк) китә. Ижауга 07.23 сәгатьтә килә (11 минутка соңрак).

28 апрель көнне 6511/6512 нче Ижау - Янаул поезды Әгерҗе станциясенә кадәр гамәлдәге расписание белән бара. Янаулга 10.21 сәгатьтә килә (9 минутка соңрак).

Расписаниедә җирле вакыт күрсәтелгән.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 (тәүлек буе) телефоны аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International