Nordwind Airlines Казан белән Истанбул арасында рейслар башкару ешлыгын арттыра

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Май аенда Nordwind авиакомпаниясе «Казан – Истанбул» маршрутында атнага дүрт рейс башкарачак, бу пассажирларга җәйге сезонда сәяхәтләр өчен күбрәк мөмкинлекләр тәэмин итәчәк.

Казаннан рейслар дүшәмбе көнне 10:40, чәршәмбе көнне 11:50, җомга көнне 07:50, ә 17 майдан башлап – якшәмбе көнне 13:35 сәгатьтә башкарыла. Юлдагы вакыт - 4 сәгать 55 минут.

Кире юнәлештә рейслар дүшәмбе көнне 16:35, чәршәмбе көнне 17:45, җомга көнне 13:35 сәгатьтә башкарыла. 17 майдан якшәмбе көннәрендә дә 19:25 сәгатьтә булачак. Юлдагы вакыт - 4 сәгать 30 минут.

Пассажирларга шулай ук Nordwind Airlines ның Барнаул, Бишкек, Дүшамбе, Иркутск, Кемерово, Томск, Худжандтан Истанбулга трансфер рейслары да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International