Базарлы Матак - Болгар автомобиль юлы буйлап транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

2026 елның 27 апреленнән Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында гомуми файдаланудагы региональ әһәмиятле Базарлы Матак – Болгар автомобиль юлы буйлап транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла.

Чикләү 0,2 км – 3,7 км участогында автомобиль юлына капиталь ремонт ясау белән бәйле.

Хәрәкәтнең ябылуы 2026 елның 31 августына кадәр гамәлдә булачак.

Йөрү өчен юл хәрәкәтен оештыруның расланган схемасы нигезендә гомуми файдаланудагы региональ әһәмияткә ия булган Алексеевск – Югары Колок һәм «Алексеевск – Югары Колок» – Базяк – Тукай автомобиль юллары тәкъдим ителә.

Машина йөртүчеләрдән маршрутны алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International